Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта дини лагерь үз эшчәнлеген башлады

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", - дигән. Бу хәдистән шул аңлашыла: ата - аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазифалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең...

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", - дигән. Бу хәдистән шул аңлашыла: ата - аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазифалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы - бала күңелендә безнең Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Галәмнәрнең Тәрбиячесенә, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту.
Аллаһның рәхмәте белән районыбыз мәчетләрендә ел дәвамында укулар оештырылып, дин сабаклары бирелә. Балаларны әхлаклы, дини гыйлемле итү максатыннан җәйге чорда лагерьлар эшли.
Июль аенда Актаныш авылы "Җәмигъ" һәм "Бүләк" мәчетләре каршында, Чалманарат, Чуракай, Колын, Күҗәкә, Яңа Әлем, Яңа Кормаш авылларында дини лагерьлар оештырыла. Лагерьда балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтеләчәк. Шулай ук спорт төрләре белән дә шөгыльләнәчәкләр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенәчәкләр, Аллаһ теләсә. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнә.
Кадерле райондашларыбыз! Үзебез дә һәм балаларыбыз да Аллаһ Тәгаләнең юлында булып, ислам дине кушканча яшәргә тырышыйк! Үзебезнең артыбыздан рухларыбызны шатландырып торырдай, изге дога кылучы балалар калдырыйк! Калган гомерләребезне изгелекләрдә үткәрергә тырышыйк! Үзебезне, җәмгыятебезне төзекләндерик, савыктырыйк!
Актаныш "Җәмигь" мәчетендә лагерь 3нче июльдән 13 июльгә кадәр оештырыла. Малайлар: 9.00-12.30 сәг. Кызлар: 13.00-16.30 сәг.
"Бүләк" мәчетендә лагерь шулай ук 3нче июльдән 13 июльгә кадәр оештырыла. Кызлар һәм малайлар бер үк вакытта: 10.00-13.00 сәг.
Райондашларыбыз, балаларыгызны дини лагеребызда көтеп калабыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев