Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта гөлбакча үстерүчеләр хөрмәтләнде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык -сөенеч хисләре уятырга сәләтле. Гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша...

Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык -сөенеч хисләре уятырга сәләтле.
Гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша белдерә. Районыбызда чәчәк үстерүче кешеләр, оешма-предприятиеләр арасында бәйге уздыру фикерен кайчандыр бик сагаеп, шикләнеп кенә кабул иткән булсалар, бүген инде ул безнең Актаныш төбәге көнкүрешенә ныклап урнашты. Көздән үк райондашларыбыз, йорт, оешма алларын язын ни рәвешле бизәячәкләрен күз алдына китереп, тиешле хәстәрен күреп куялар.
29 август көнне оешмалар, йортлар, шәхси хуҗалыклар арасында җиңүчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев