Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Хәтер һәм матәм көне буларак митинг узды

22 июнь көне җиткән саен Сискәндереп хәтер яңара. «Сугыш » дигән дәһшәт сүзе белән Алып китә үткән елларга. (Зәкия Гарифуллина) 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. ... Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем...

22 июнь көне җиткән саен
Сискәндереп хәтер яңара.
«Сугыш » дигән дәһшәт сүзе белән
Алып китә үткән елларга.
(Зәкия Гарифуллина)
22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.
... Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.
Сугыш бетүгә 70 ел вакыт үтсә дә, аның эзләре җир куенында да, хәтер төпкелләребездә дә җуелмаган.
1418 көн. Ул көннәр кире кайтмасын! Кабатланмасын!
Актаныш районыннан һәркасы бөртеккә тиң 19573 кеше илне сакларга китә. Шуларның 8523е кире әйләнеп кайта алмады. 5 райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
Ватан сугышы кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән дәһшәтле һәм авыр булды. Җиңү таңы атты. Ләкин бу Җиңү бик күп гомерләр бәрабәренә яуланды.
Әлеге сугышта башларын салганнар чорлар аша безгә эндәшәләр. Алар инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак, балаларын кочакларына алмаячак, оныкларын күрү бәхетенә ирешмәячәк...
Бүген, 22 июнь көнне - Бөек Ватан сугышы башланган көн, Актаныш муниципаль районында Хәтер һәм матәм көне буларак Җиңү паркы каршындагы мәйданда район халкы катнашында митинг белән узды.
Митингта район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урыбасары Ландыш Шәмсунова, район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев катнаштыллар. Митингта сугыш ачысын тойган ветераннарыбыз, тылда булган ветераннар һәм сугыш чоры балалары чыгыш ясадылар.
Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләп үттек. Шул нисбәттән районда күп кенә конкурслар игълан ителгән иде. Митингтан соң, Бөек Җиңүгә багышланган рәсем конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы да узды. Шундый тематикадагы рәсемнәрне ясау, аны күз алдында тоту хәзерге буын балалары өчен зур патриотик чара булып тора.
Хәтер - мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев