Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта "Хәтер маршы" үтте

"Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк", - дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сугыш беткәнгә 71 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан роле...

"Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк", - дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сугыш беткәнгә 71 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан роле зур булган әлеге юнәлешне сайлаган отрядлар булдырылган. Ватанпәрвәрләр туган ил алдында патриотик эш башкара.
6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38нче мәктәп укучылары, укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар килде.
Бу көнне 60тан артык гаилә моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалган дип саналып килгән туганнарының үлеме турында хәбәр алды.
Бүген җиде дистә елдан соң тарих кайбер серләрен ача. Әле тагын күпме ул серләр! Иң мөһиме, онытылмасын иде беркем дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев