Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “Игътибар – балалар!” акциясе дәвам итә

Татарстанда "Игътибар - балалар!" операциясенең өченче этабы бара. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Мәктәпләрдә укулар башлану белән бергә, балалар бакчаларында да җанлылык арта. Җәен әби-бабасы я апа-абыйсы янында иркенлектә ял иткән нәни кыз-малайлар янә тәрбиячеләре карамагына тапшырыла. Иртәләрен бакчага һәм мәктәпкә ашыкканда яшь...

Татарстанда "Игътибар - балалар!" операциясенең өченче этабы бара. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Мәктәпләрдә укулар башлану белән бергә, балалар бакчаларында да җанлылык арта. Җәен әби-бабасы я апа-абыйсы янында иркенлектә ял иткән нәни кыз-малайлар янә тәрбиячеләре карамагына тапшырыла. Иртәләрен бакчага һәм мәктәпкә ашыкканда яшь кагыйдә бозучылар белән юлда һәлакәтләр килеп чыкмасын, игътибарсызлык аркасында гомерләр өзелмәсен дигән максаттан оештырылучы акция кысаларында район ЮХИДИ инспекторлары рейдлар үткәрә; юлны тиешсез җирдән чыккан, велосипедта тиешсез урында йөргән кыз-малайларга махсус карточкалар тутырып, мәктәпләренә җибәрәләр. Район ЮХИДИ фонды мәктәп-бакчаларда "Куркынычсыз зебра", "Әдәпле шофер", "Күренерлек бул", дип аталган чаралар уздыра.
"Тылсым"га шушы көннәрдә автошәһәрчек җыелмасы кайтарылган.
- 72 мең сумлык мондый шәһәрчекләрне берничә мәктәп һәм бакчага кайтардык инде, - ди район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова.
- Моннан тыш, ата-аналар белән берлектә эшләү өчен 400дән артык китап, юл билгеләре комплектлары кайтты. Кая гына рейдка барсак та, ата-аналарга тарату өчен дип шуларны калдырабыз, бакчаларга уку-укыту өчен ярдәмлекләр, балаларга исә юл кагыйдәләренә багышланган буяу китапчыклары, караңгыда киемгә беркетә торган яктылык кайтаргыч браслет, билгеләр таратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев