Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта котырган кабан дуңгызы йөргән диләр!?

Якшәмбе көнне Актаныш авылы халкын куркуга салган кыргый кабан дуңгызы интернет челтәрендә дә шактый шау-шу тудырды. Урман кунагын кемдер котырган дип язды, кемдер балаларның үзләрен генә мәктәпкә җибәрмәскә өндәде. Ә без исә актанышлыларны тынычландырырга ашыгабыз! Район аучылар җәмгыяте җитәкчесе Рәзил Гәрәев әлеге хәлгә ачыклык кертте. Аның сүзләреннән күренгәнчә, 27 ноябрь...

Якшәмбе көнне Актаныш авылы халкын куркуга салган кыргый кабан дуңгызы интернет челтәрендә дә шактый шау-шу тудырды.
Урман кунагын кемдер котырган дип язды, кемдер балаларның үзләрен генә мәктәпкә җибәрмәскә өндәде.
Ә без исә актанышлыларны тынычландырырга ашыгабыз!
Район аучылар җәмгыяте җитәкчесе Рәзил Гәрәев әлеге хәлгә ачыклык кертте. Аның сүзләреннән күренгәнчә, 27 ноябрь көнне Актаныш авылына адашып килеп кергән кабан дуңгызы кайбер машина хуҗаларына зыян салса да, анда котыру билгеләре ачыкланмаган.
Кабан дуңгызын кичә үк кире урманга җибәргәннәр.
Димәк, райондашлар, Актаныш эчендә сезгә куркыныч янамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев