Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта көзге ярминкә гөрләде (+ ШӘП ФОТОЛАР ДА БАР)

Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам гөрли иде инде. Район мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар, хуҗалыклар - кем нәрсәгә бай, шуны алып төшкән. Зур йөк машиналарында капчыклап икмәк - бодай, солы, арпа тәкъдим итәләр. Шунда ук рулонлап...

Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам гөрли иде инде. Район мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар, хуҗалыклар - кем нәрсәгә бай, шуны алып төшкән.
Зур йөк машиналарында капчыклап икмәк - бодай, солы, арпа тәкъдим итәләр. Шунда ук рулонлап печән, салам сатучылар да урнашкан. Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели - бар да бар. Быел ел мул килде, шуңа күрә сатучыларның да товарлары мул, алучыларның да күңелләре көр.
Ярминкәдә балык, кош һәм мал ите, бал, ярмалар, он, шикәр комы сатучылар да, табигать ана нигъмәтләре - мәтрүшкә, юкә чәчәге, тукранбаш, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре тәкъдим итүчеләр дә бар иде.
Һәр сатучы оешма коймагын чыжлатып, камыр ашларын әзерләп, кайнар чәйләрен һәр теләгән сатып алучыга тәкъдим итеп торды.
Районыбыз һәвәскәрләре базар мәйданында ук җыр - моңнарын сузды, товарларга куелган арзан бәяләр кәеф күтәрелүгә тагын бер сәбәп - бер сүз белән әйткәндә, ярминкә матур гөрләде, халык исә, бәйрәм төсен алган бу чарадан бик тә канәгать калды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев