Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Ленин паркы төзекләндереләчәк

27 февраль көнне Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы булачак. Күмәк проект ясау белгечләре белән Актаныш халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган паркны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышу форматында чара узачак. Катнашучыларга территориянең үсеше...

27 февраль көнне Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы булачак.
Күмәк проект ясау белгечләре белән Актаныш халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган паркны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышу форматында чара узачак.
Катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын "Архитектур десант" дигән архитекторлар берләшмәсеннән Эдуард Губеев белән Эльвира Рәхмеева тәкъдим итәчәк.
Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала! Актаныш шәһәренә битараф булмаучылар, рәхим итегез!
Урыны: "Яшьлек" кинотеатры (Юбилей ур., 4)
Вакыты: 27 февраль, 17:00 - 19:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев