Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге үтәчәк

5 октябрьдә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге үтәчәк. Анда 60 яше тулган ир-атлар, 55 яше тулган хатын-кызлар һәм өстәмә категориядә 80 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Катнашучыларның "В" категорияле машина йөртү таныклыклары булу кирәк. Беренче этапта 6 күнекмә башкарыла: алга йөреп "змейка", алга йөреп "крест", "стоянка", "эстакада", артка...

5 октябрьдә өлкән яшьтәгеләр арасында машина йөртү осталыгына бәйге үтәчәк.
Анда 60 яше тулган ир-атлар, 55 яше тулган хатын-кызлар һәм өстәмә категориядә 80 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Катнашучыларның "В" категорияле машина йөртү таныклыклары булу кирәк.
Беренче этапта 6 күнекмә башкарыла: алга йөреп "змейка", алга йөреп "крест", "стоянка", "эстакада", артка йөреп "бокс", чикләнгән киңлектә маневрлар ясау, "финиш".
Икенче этапта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча 20 сорауга җавап бирергә кирәк.
ДОСААФ район оешмасы хезмәткәрләре теләүчеләргә атнаның дүшәмбедән җомгага кадәр һәр көнендә 8.00-13.00 сәгатьтә бәйгенең һәр этабы буенча киңәшләр бирә алалар. Белешмә өчен телефоннар 3-30-62.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев