Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы старт алды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды. Җыр-бию белән ачылган тантаналы чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның сәламләү чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов...

Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды.
Җыр-бию белән ачылган тантаналы чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның сәламләү чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та мөрәҗәгать итте. Министр киләчәктә дә мондый төр спорт чараларының дәвамлы булачагын ассызыклады. Катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрик итте.
Спартакиадада мең ярымлап кеше - 49 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнаша. Бүген алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан тартышу һәм башка дисциплиналар буенча көч сынашачак.
Спартакиада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елдан башлап һәр елны уздырыла. Ул физик культураны пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан, шулай ук педагоглар, җитәкчеләр арасында физкультура-спорт эшләрен көчәйтү уңаеннан үткәрелә.
Спартакиада ярышларын үткәргәндә командалар икегә бүленә. А төркеменә 3 500дән ким укучылары булган муниципаль районнар, Б төркеменә 3 500дән артык укучылары булган төбәкләр керә.
Искәртеп үтик, Кышкы спартакиада 4 этаптан тора. Беренчесендә - укытучылар, икенчесендә - идарә һәм бүлек хезмәткәрләре арасында ярышлар үтә. Өченче этапта мәгариф хезмәткәрләре зона буенча хоккей һәм волейбол уеннарында көч сынаша. Финал уенары муниципаль районнарның җыелма командалары һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре арасында барлык спорт төрләре буенча уздырыла.
Спартакиаданы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең Татар республика профсоюз комитеты оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев