Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы старт алды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашып киләләр. Бүген дә районда бу елның беренче зур спорт бәйрәмен мөгаллимнәр башлап җибәрде. Әлеге сәгатьләрдә нәкъ менә алар катнашында Актанышта кышкы спартакиада башланып китте. Чарага старт "Актаныш" спорткомплексында бирелде, катнашучылар парадын...

Элек-электән мәктәп укытучылары, балаларга көндәлек белем һәм тәрбия биреп кенә калмыйча, тормышыбызда бара торган һәртөрле чараларда да актив катнашып киләләр. Бүген дә районда бу елның беренче зур спорт бәйрәмен мөгаллимнәр башлап җибәрде. Әлеге сәгатьләрдә нәкъ менә алар катнашында Актанышта кышкы спартакиада башланып китте.
Чарага старт "Актаныш" спорткомплексында бирелде, катнашучылар парадын Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов сәламләде.
Спартакиадада район җирлеклегендәге 31 белем бирү учреждениясеннән барлыгы 250дән артык укытучы үзара көч сынаша. Укытучылар шахмат, чаңгы узышлары, өстәл теннисы, дартс, аркан тартышу кебек ярышларда үзара иң-иңнәрне билгеләячәкләр.
Спортның һәр төре буенча җиңүчеләр районның җыелма командасы составында республика күләмендә уздырылачак кышкы спартакиадада көч сынашырга барачак. Аларга уңышлар телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев