Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта опекага алынган балалар өчен Сабантуй оештырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

18нче июнь көнне Әнәк авылында опекага алынган балалар өчен бәйрәм - Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова тәбрикләде һәм уку елын уңышлы тәмамлаган, төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлар яулаган малай-кызларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы...

18нче июнь көнне Әнәк авылында опекага алынган балалар өчен бәйрәм - Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова тәбрикләде һәм уку елын уңышлы тәмамлаган, төрле иҗади бәйгеләрдә уңышлар яулаган малай-кызларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар. Малайлар арасында узган көрәш тә бик күңелле булды. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтмады - һәр балага әти - әниләр үзләре алып килгән бүләкләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев