Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта оператив-профилактик операция узды

Актанышта 17-26 апрель көннәрендә "Россия балалары-2017" оператив-профилактик операциясе узды. Хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук, иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашындагы республикакүләм чараның төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү; балалар, яшүсмерләрне наркотикның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү факторларын ачыклау; шулай ук, наркотик куллану нәтиҗәсе...

Актанышта 17-26 апрель көннәрендә "Россия балалары-2017" оператив-профилактик операциясе узды. Хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук, иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашындагы республикакүләм чараның төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү; балалар, яшүсмерләрне наркотикның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү факторларын ачыклау; шулай ук, наркотик куллану нәтиҗәсе һәм моның өчен җаваплылык хакында халыкның хәбәрдарлыгын арттырудан гыйбарәт.
Профилактик чара барышында район полиция хезмәткәрләре торак йортларны, сәүдә үзәкләрен һәм халыкның ял итү урыннарында балигъ булмаганнарны тикшерде; белем бирү йортларында үсмерләр арасында аек яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркотиклар куллануга карата тискәре караш формалаштыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев