Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта праймериз үтте

28 май көнне Актанышта "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан сайлап карау - праймериз булып узды. Актаныш районының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар "Яшьлек" мәдәни үзәгендә очраштылар. Җирлектә списокка 15 кандидат керде. Кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән чыгыш ясадылар. Быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада ТР Президентын һәм...

28 май көнне Актанышта "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан сайлап карау - праймериз булып узды. Актаныш районының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар "Яшьлек" мәдәни үзәгендә очраштылар. Җирлектә списокка 15 кандидат керде. Кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән чыгыш ясадылар.
Быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада ТР Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул сайлауларга әзерлек кысаларында, районыбызның 26 авыл җирлегендә партия эчендә алдан сайлап карау - праймеризлар үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 209 депутат сайланачак.
Тулаем республика буенча сайлауга килгәндә исә, сайлаулар республикабызның 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, шулай ук 2 шәһәр округында - Казан белән Чаллыда үткәреләчәк.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкилле органнарына бөтен республика буенча барлыгы 7 мең 700 кеше сайланачак.
Партия эчендә алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясе уставы белән билгеләнгән мәҗбүри эш формасы булып тора. Бу норма Партия Уставына 2009 елның ноябрендә кертелде.
Җирле үзидарәнең вәкилле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу мондый масштабта, мондый күләмдә беренче тапкыр үткәрелә.
Праймеризда иң күп тавыш алган "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары июнь аеның икенче яртысында үтәчәк Актаныш җирле бүлекчәсенең конференциясендә җирлекләрдә авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк.
aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев