Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “Россия чаңгысы–2017”бәйгесенең җиңүчеләре билгеле (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Ярышлар гаять кызык һәм җанлы барды. Балалар үзләренә күрә бер ямь белән ярышса, җитәкчеләр ярышын күпләр зур кызыксыну белән күзәтте. Старттан дәррәү кузгалып киткән чаңгычыларның, финишка җиткәндә, бер-берләреннән аралары ерагайган иде. Иң җитез җитәкче булып район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов танылды, икенче булып финишка мәгариф һәм фән министры Энгель...

Ярышлар гаять кызык һәм җанлы барды. Балалар үзләренә күрә бер ямь белән ярышса, җитәкчеләр ярышын күпләр зур кызыксыну белән күзәтте. Старттан дәррәү кузгалып киткән чаңгычыларның, финишка җиткәндә, бер-берләреннән аралары ерагайган иде. Иң җитез җитәкче булып район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов танылды, икенче булып финишка мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аннан соң Татар Ямалы мәктәбе директоры Илнур Хуҗин керде.
Хатын-кызлар арасында беренче булып Сәрия ханым Фәттахова, икенче булып Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова һәм өченче булып "Әтәчкәй" балалар бакчасы мөдире Луиза Гомәрова килде.
Җиңүчеләргә "БлагоДарение" хәйрия фонды тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
БУ ТУРЫДА УКЫГЫЗ: Актанышта "Россия чаңгысы-2017" акциясе старт алды
Актанышлылар "Россия чаңгысы-2017"гә министр белән бергә чыктылар (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев