Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта Сабантуй гөрләде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе гөрләде. Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган сабантуена матур эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Районыбыз авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар. Безнең Сабантуйны күрергә дип ашкынып кайткан кунаклар арасында Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча...

Бүген Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе гөрләде.
Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган сабантуена матур эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Районыбыз авыл хезмәтчәннәре быел да язгы чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып чыктылар.
Безнең Сабантуйны күрергә дип ашкынып кайткан кунаклар арасында Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Актанышның Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.
Бәйрәм тамашасы башланыр алдыннан алар, район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә, Сабантуй авылында булып, халкыбызның шәҗәрә тарихы белән танышып чыктылар. Биредә аларны якты йөз, Актаныш чәк-чәге белән каршы алды райондашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев