Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сайлаучылар белән очраштылар

22 майда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән алдан тавыш бирүләр уздыру көтелә. Актаныш та анда активлык күрсәтергә җыена. 9 сайлау участогы булдырылды: Актанышның 1 нче мәктәбендә, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә, Яңа Әлем, Иске Байсар, Киров, Пучы, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Иске Кормаш авылларында. Бу көнне берничә авыл җирлеге сайлаучылары бер урында...

22 майда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән алдан тавыш бирүләр уздыру көтелә. Актаныш та анда активлык күрсәтергә җыена. 9 сайлау участогы булдырылды: Актанышның 1 нче мәктәбендә, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә, Яңа Әлем, Иске Байсар, Киров, Пучы, Татар Суыксуы, Такталачык һәм Иске Кормаш авылларында. Бу көнне берничә авыл җирлеге сайлаучылары бер урында алдан тавыш бирүдә катнаша алачак. Шушы алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып, "Бердәм Россия" партиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка үз кандидатларын тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта урыннарда кандидатлар белән очрашулар уздырыла. Шуның берсе Актанышта "Яшьлек" мәдәни үзәгендә булып узды.
- Алдан тавыш бирү сентябрьдә булачак сайлауларга әзерлек максатыннан үткәрелә. Шуңа күрә без, беренче чиратта, халыкка барып җитәргә, алдан тавыш бирүнең һәм сайлауларның нәрсә икәнен аңлатырга тиешбез. Районыбыз халкы моңарчы сайлауларда активлык күрсәтте. Бер мандатлы округлардан һәм партия исемлеге буенча күрсәтелгән кандидатларга үз мөнәсәбәтебезне белдердек. Алдагы чакырылыш Дәүләт Думасына эшлекле кешеләр килергә теләк белдергәнне күреп сөенәбез, аларга ышаныч белән карыйбыз. Безгә ярдәм күрсәтә торган кандидатлар булу районыбыз өчен шатлыклы хәл. Алар белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дип исәплим, - диде район башлыгы Фаил Камаев.
Очрашуда катнашырга ризалык белдергән 5 кандидатның 4есе катнашты. Аларның һәркайсы чыгыш ясап, үзе белән таныштырды, соңыннан сорауларга җавап бирде.
Кандидатлар арасында бердәнбер хатын-кыз Әлфия Когогина хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасында депутат булып торуы белән дә игътибарны җәлеп итте.
Ул Яшел Үзән шәһәрендә туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Бүген ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасында сәнәгать үсеше мәсьәләләренә җавап бирә. Сәнәгать һәм икътисади блокка кагылышлы законнар һәм закон проектлары буенча фикер алышуларда, хәрбиләрне торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша.
- Үземнең чыгышымны әзерләгәндә мин бер кызыклы документка юлыктым. Җирлек җитәкчеләре белән берлектә юллар мәсьәләләрен хәл итү турында иде ул. Социаль объектларны капиталь төзекләндерү, юллар төзү һәм башка бик күп эшләр алда тора. Боларны хәл итү өчен, иң беренче чиратта, акча кирәк. Шуңа күрә без илдә сәнәгатьне үстерергә, үзебездә җитештерелгән товарларны кулланырга тиешбез. Без - депутатларга, социаль мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, илнең икътисадын ныгыту бурычы йөкләнә, - диде Әлфия Гомәр кызы.
Әлфия Когогина инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтә, үзенең депутатлык мандатыннан файдаланып, аларны дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь түләүләре кебек мөһим мәсьәләләрне чишүдә булыша. Автомобиль төзелеше өлкәсендәге сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруда катнаша. Экология мәсьәләләре буенча шөгыльләнә.
Очрашуда шулай ук "Индиго" ҖЧҖ генераль директоры Максим Боев, вакытлыча эшләмәүче Артем Латыйпов, "Казан шәһәренең торак инвестицион компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин катнашты. Аларның чыгышларын да сайлаучылар зур кызыксыну белән тыңладылар.
Мәгълүм сәбәпләр белән очрашуда катнаша алмаган кандидат белән Актаныш сайлаучыларын махсус таныштыру да кирәкмидер кебек, чөнки озак еллар район башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттаховны бездә белмәүчеләр юк дисәк, хата булмас.
Хәзерге вакытта ул - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.
Алдан тавыш бирү көнендә Татарстанда 560 участок ачылачак: 6 бер мандатлы сайлау округының һәрберсендә, якынча исәпләгәндә, 56дан 128гә кадәр участок эшләячәк. Аларның адресларын алдан тавыш бирү буенча махсус булдырылган pg.er.ru сайтыннан табарга мөмкин. Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев