Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачылды

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Без тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм әтиләре сугышта үлеп калган ятимнәрне игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска тиеш. Һәм менә бүген, 6 май - бәйрәм алды көннәренең берсендә, Актанышның Җиңү паркында...

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Без тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм әтиләре сугышта үлеп калган ятимнәрне игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска тиеш.
Һәм менә бүген, 6 май - бәйрәм алды көннәренең берсендә, Актанышның Җиңү паркында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачылды. Ат арбасы янында басуда эш башкарган килеш сынлаштыруның мәгънәсе - ул чорда барлык авырлык та хатын-кыз, өлкән кешеләр һәм балалар җилкәсенә төшә, сугышка киткән ир-атларны да алар туендыра.
Әлеге һәйкәлнең авторлары булып якташыбыз Халит Миңнегалиев һәм Казанда торып иҗат итүче Рөстәм Габбасов торалар. Аларның иҗат җимешләрен шулай ук Чистай, Мамадыш, Казан, Нефтекамск шәһәрләрендә дә күрергә була.
Һәйкәл ачу тантанасында Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова катнашты. Ул Җиңүгә үз өлешләрен керткән апалар, абыйларга ихлас рәхмәтләрен белдереп, исәнлек-саулык теләде.
Мәдәният йорты, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы нәниләре ярдәме белән матур концерт-тамаша оештырылды.
Районыбызда бәйрәм алды көннәрендә авыл җирлекләрендә 14 һәйкәл ачылу планлаштырыла.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев