Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта сугыш ветераны Хәмит Мәүлетов 95 яшен тутырды (+ФОТОЛАР)

Бөек Җиңү бәйрәмен ел да каршыласак та, ни кызганыч, сугыш ветераннарының саны кими бара. Сафлары сирәгәйгән Актаныш яугирләренең берсе Хәмит Сәләх улы Мәүлетов бүген үзенең олуг юилеен каршы ала. Аңа 95 яшь тулды. Хәмит Сәләх улы - районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераны. Ул...

Бөек Җиңү бәйрәмен ел да каршыласак та, ни кызганыч, сугыш ветераннарының саны кими бара. Сафлары сирәгәйгән Актаныш яугирләренең берсе Хәмит Сәләх улы Мәүлетов бүген үзенең олуг юилеен каршы ала. Аңа 95 яшь тулды.
Хәмит Сәләх улы - районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераны. Ул авыр фронт юллары, данлы хезмәт юлы үткән. Районда җаваплы урыннарда хезмәт куйган. Аның 48 ел хезмәт стажына ия булуы да моңа ачык дәлил.
Бүгенге көндә барсына шөкер итеп, бу тормыштан канәгать булып, төпчек улы карамагында гомер кичерә юбиляр.
Хәмит аганы гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев килгән иде. Ул юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев