Актаныш

Актанышта тәүге тапкыр ЭКОфестиваль үтте (+ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген үзәк китапханә ЭКО фестиваль уздырды. Ул парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында "Кече Ватан елы" уңаеннан оештырылды. Чара район мәдәният паркында башланып китте. Фестиваль кысаларында алдан оештырылган әдәби викторина, шигырь, матур гөлләр үстерүчегә, шифалы үләннәр күргәзмәсенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле...

Бүген үзәк китапханә ЭКО фестиваль уздырды. Ул парклар һәм скверлар елы дәвамы буларак экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, Актаныш районында "Кече Ватан елы" уңаеннан оештырылды.
Чара район мәдәният паркында башланып китте. Фестиваль кысаларында алдан оештырылган әдәби викторина, шигырь, матур гөлләр үстерүчегә, шифалы үләннәр күргәзмәсенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмгә килгән һәркем шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәй белән сыйланды, саф һавада пешкән коймактан авыз итте.
Быел тәүге тапкыр оештырылучы ЭКО фестиваль райондашларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде. Киләсе елларда үзәк китапханә хезмәткәрләре бу чараны традициягә кертеп, актанышлыларны сөендерер дигән өметтә калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: