Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта әтиләр советы булырмы? (Ландыш Шәмсунова белән әңгәмә)

Республикада әтиләр советы эшләве турындагы хәбәрләр белән без инде таныш. Әтиләр советы нинди совет ул? Аны Актанышта да оештырырга мөмкинме? Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова ачыклык кертте. - Безнең җәмгыятьнең проблемалары бик күп төрле. Иң әһәмиятлесе: киләчәк буын балаларыбызга тиешле әхлак тәрбиясе бирү....

Республикада әтиләр советы эшләве турындагы хәбәрләр белән без инде таныш. Әтиләр советы нинди совет ул? Аны Актанышта да оештырырга мөмкинме? Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова ачыклык кертте.
- Безнең җәмгыятьнең проблемалары бик күп төрле. Иң әһәмиятлесе: киләчәк буын балаларыбызга тиешле әхлак тәрбиясе бирү. Бу эшне хатын-кызларга гына кайтарып калдыру бик үк дөрес булмас иде. Ата тәрбиясе, ир-ат кулы иң беренче урында булырга тиеш. Әти кеше гаиләсендә кайгыртучанлык күрергә, якыннарына һәм бүтәннәргә һәрьяклап яхшы үрнәк күрсәтергә бурычлы.
Шуны күздә тотып, районда, авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә әтиләр советлары оештыруны без дә максат итеп куйдык.
- Бу төр эшчәнлекне ничегрәк күзаллыйсыз?
- Әтиләр советы оештыру - республика җитәкчелеге тарафыннан күтәрелгән мәсьәлә. Якташыбыз, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан инде берничә ел элек үк шундый тәкъдим кертелгән иде. Бу юнәлештә әйбәт кенә эшләп киткән районнар да мәгълүм. Әлеге чара, минем карашымча, иң беренче чиратта, районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасына зур ярдәм булачак. Гаиләләрне тәртипсез яшәү рәвешеннән аралап калу, балаларны караучысыз калдырмау, саклау-яклау юнәлешендә аларга таянырга тиешбез. Шуңа күрә һәр җирлектә дә әтиләр советын төзүгә бик җитди карарга кирәк.
- Әтиләр советында кемнәрне күрергә телисез?
- Районыбызда үрнәк гаилә башлыгы, күп бала атасы булган һәм социаль-иҗтимагый тормышта актив катнашучы ир-атларыбыз бик күп. Матур, тәртипле яшәү рәвеше алып барган, балаларына тиешле тәрбия бирә белгән әтиләрне үрнәк итеп күрә белергә генә кирәк. Иң мөһиме - алар балаларыбызның бүгенге тормышын һәм киләчәк язмышын кайгыртуда ышанычлы терәк-таяныч булсыннар. Әтиләр советының оешып китүен һәм , зур җаваплылык тоеп, тыгыз эшчәнлек башлап җибәрүен тиз арада күрербез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев