Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта туучылар арта, үлүчеләр кими

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең 2016 елның алты ае эшчәнлегенә багышланган 25нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты. Моңа кадәр булган 25нче форма киңәшмәдә без үлүчеләр саны арта, ә туучылар, киресенчә, кими, дигән сүзләрне еш ишетә...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең 2016 елның алты ае эшчәнлегенә багышланган 25нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты.
Моңа кадәр булган 25нче форма киңәшмәдә без үлүчеләр саны арта, ә туучылар, киресенчә, кими, дигән сүзләрне еш ишетә идек. Бу юлы әлеге саннарның киресенчә булуы районда хәлнең яхшы якка үзгәрүен күрсәтә. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиеваның чыгышында китерелгән саннардан күренгәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 145 бала туган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18гә күбрәк. 222 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган елның шул чорыннан 54кә азрак. Әлеге саннарны авыл җирлекләре буенча караганда, Актаныш, Аккүз, Яңа Әлем, Пучы, Татар Суыксуы җирлекләрендә туучылар саны артса, Киров, Иске Байсар, Иске Сәфәр, Чалманарат, Уразай җирлекләрендә, киресенчә, кимегән. Актаныш, Аккүз, Киров, Күҗәкә, Пучы, Иске Сәфәр, Уразай, Мәсәде җирлекләрендә үлүчеләр кимегән, ә Аеш, Актанышбаш, Югары Яхшый, Иске Байсар, Татар Суыксуы җирлекләрендә арткан.
Алты айда район буенча 50 пар язылышкан, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13кә ким. Аерылышучылар исә, киресенчә, 5кә артып, 29ны тәшкил иткән.
Гөлфинә Баян кызы үзенең чыгышында 20 елдан артык бергә яшәүчеләр күбрәк аерылыша, дип бәян итте. Ник дигәндә, балалар үсеп чыгып киткәч, ир белән хатын арасында бушлык барлыкка килә. Менә шул чагында аларга ярдәм итсәң, гаиләләрне таркатмый калырга мөмкин, ди ул. Шуның өчен дә һәр авыл җирлеге башлыгына үз җирлекләрендәге һәр гаиләне күз уңында тоту зарур. Гөлфинә Мөхәмәдиева үлемне өч көн эчендә теркәргә кирәклегенә дә басым ясады.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов райондагы сәламәтлек торышына тукталды. Районда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы берникадәр арту сөенечле күренеш. Узган елның шушы чорында уртача гомер озынлыгы 71 яшь тәшкил итсә, быел ул 72.2 яшь булган. Бу инде кеше үз сәламәтлеге хакында күпмедер дәрәҗәдә ныграк кайгырта башлаган дигәнне аңлатадыр. Флюорография һәм маммография үтүчеләрнең саны да моны раслый. Шулай ук диспансерлаштыруның мөһимлеген дә халык аңлый башлады бугай. Чөнки нәкъ шушы вакытта авырулар башлангыч стадиясендә ачыкланып, вакытында медицина ярдәме күрсәтелеп, кешенең гомерен саклап калырга этәргеч бирә.
Эш көчендәгеләрнең үлеменә анализ ясап карасак, беренче урында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар тора. Икенче урында
йөрәкнең хроник ишемия авыруы, өченче урында инсульттан үлүчеләр. Шунысы аяныч: соңгы елларда үз-үзенә кул салучылар саны арта. Соңгы өч елда районда 58 кеше шундый юл белән бакыйлыкка күчкән. Шуларның 4се хатын-кызлар, калганы ирләр. Бу инде көчле затларның тормыш сынаулары каршында көчсезлеген күрсәтүче дәлил.
Айрат Бикмөхәммәтов социаль пакеттан баш тартучыларның артуын да әйтеп үтте. Районда ташламалы дарулардан файдалануга хокуклы 3027 кеше булып, шуларның 2154е социаль пакеттан баш тартып, акча алуны кулай күргән. Август аенда гына да 24 кеше социаль пакеттан баш тарткан. Әлбәттә, кайсын сайлау һәр кешенең үз иркендә. Ләкин бүген борчымаган чирнең иртәгә кискенләшүе, һәм нәтиҗәдә бик кыйммәтле дарулар кирәк булуы ихтимал. Ул вакытта инде алар берничек тә бушлай дару ала алмаячак.
- Кеше менә шуны онытмасын иде. Сез, табиблар, үз участокларыгыздагы авыруларга бу хакта яхшылап төшендерергә тиешсез, - диде Илфак Бариев.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова авыр гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. Шунысы аяныч: җирлектә эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр кимеми. Аларның тәртипсез тормыш алып баруы нәтиҗәсендә балалары зыян күрә. Бу әти-әниләр ахыр чиктә ата-ана хокукларыннан вакытлыча чикләнеп, балалары приютларга озатыла. 2016 елның алты аенда шундый 5 гаиләдә тәрбияләнүче 9 бала приютка җибәрелгән. Аларның берсе бүгенге көндә дә приютта. Авыл җирлеге башлыкларына, эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр ачыкланса, кичекмәстән чаң сугарга кирәк диелде. Социаль яктан куркыныч гаилә буларак исәптә торучыларның кышка әзерлеген дә тикшерергә кирәклегенә басым ясалды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге полиция җитәкчесе урынбасары Фәһим Нуриев үз чыгышында райондагы тәртипкә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев