Актаныш

Актанышта яңа ел алды ярминкәсе гөрләде (ФОТОЛАР ДА БАР)

Бүген, 29 декабрь көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды. Кышкы ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов...

Бүген, 29 декабрь көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды.
Кышкы ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар.
Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар. Товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел иде: сыер, каз ите, берничә төр казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.
Ярминкәгә килгән халык тәкъдим ителгән товарларны яратып алды, шулай булгач, кәнәгать калды дип , нәтиҗә ясарга була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: