Актаныш

Актанышта янгын вакытында бер кешенең гомере өзелгән

Узган ел районыбызда 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән булса, бу сан 2016 елның 10 аена инде 39га җиткән. Саннар уйланырга мәҗбүр итә. Узган ел бу вакыт аралыгында янгыннарда 8 кешенең гомере өзелгән, 2016 елда бу сан берне тәшкил итә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика территориясендә чыккан...

Узган ел районыбызда 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән булса, бу сан 2016 елның 10 аена инде 39га җиткән. Саннар уйланырга мәҗбүр итә.
Узган ел бу вакыт аралыгында янгыннарда 8 кешенең гомере өзелгән, 2016 елда бу сан берне тәшкил итә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика территориясендә чыккан янгыннарда балалар үлеме күзәтелү аеруча борчу тудыра. Анализ нәтиҗәләре шуны күрсәтә: моңа иң элек ата-аналарның сабыйларына карата салкын карашы сәбәпче. Балаларның караучысыз калып, йорт эчендә ачык ут белән уйнаулары шушы ачы фаҗигагә китерә.
Районда быел чыккан янгыннарның күбесе торак секторларга туры килә. Төп сәбәпләре: электр линиясенең төзек булмавы, җылыту мичләренең төзексезлеге яки аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү.
Республикабызда, шулай ук, районыбыз җирлегендә "Торак-2016" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында шәхси секторлардагы йортлар тикшерелә, янгын күзәтчелеге, полиция, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, район хакимияте һәм җирле үзидарә Советы вәкилләре тарафыннан профилактик чаралар уздырыла. Операция нигезендә райондагы 4 гаиләгә автоном янгын кисәтүче приборлар (автономный пожарный извещатель) урнаштырылды. Алар беренче минутлардан ук кисәтеп, уттан матди байлыкны яки, иң мөһиме, кеше гомерен саклап кала ала.
Янгын чыкса, төтен иң элек түшәмгә менә, шуңа күрә әлеге датчикларны түшәмгә яки бүлмәнең өске өлешенә урнаштыру шарт. Төтенне сизүгә, датчик хәвеф сигналы бирә башлый. Нәни балалары булган гаиләләр өчен махсус приборлар да бар. Кискен тавыш баланы куркытмасын өчен, анда тавыш ипләп кенә арту механизмы көйләнгән. Әлеге прибор гади батарея ярдәмендә эшли. Аны урнаштырганда бернинди дә электр үткәргечләре сузу кирәкми. Нибары елга бер мәртәбә батареясын алыштыру һәм ярты елга бер тузан суырткыч белән тузанын суырту җитә. Автоном янгын кисәткечләрнең уртача бәясе 300-700 сум. Бу сумма ут салырга мөмкин зур бәхетсезлек - кеше гомере өзелү һәм матди зыян белән чагыштыра торган түгел, әлбәттә.
Күпләрнең, үз гомерендә бер булса да, ашарга пешергәндә газ плитәсен онытып, башка эш белән шөгыльләнә башлаганы бардыр. Бу ялгышлык бик еш янгын чыгуга сәбәпче була. Шулай ук тормышыбызда киң кулланыш алган электр приборларында барлыкка килгән төзексезлекләр аркасында ут чыгудан бер кеше дә сакланмаган. Автоном янгын кисәткечләрне урнаштырып исә сез милкегезне генә түгел, иң мөһиме - гомерегезне саклык астына куясыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: