Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта янгында 6 кеше янып үлгән

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, 6 кешенең 3се - 4, 11 һәм 13 яшьлек балалар. Бу коточкыч хәл иртәнге 3.40 сәгатьтә Актаныш районының Поисево авылында килеп чыга. Янгын чыккан йортта ике гаилә яшәгән була. Хәбәр итүче күршеләр сүзләренә караганда, ут йортның нәкъ менә 5...

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр итүенчә, 6 кешенең 3се - 4, 11 һәм 13 яшьлек балалар. Бу коточкыч хәл иртәнге 3.40 сәгатьтә Актаныш районының Поисево авылында килеп чыга. Янгын чыккан йортта ике гаилә яшәгән була. Хәбәр итүче күршеләр сүзләренә караганда, ут йортның нәкъ менә 5 кешеле гаилә яшәгән ягыннан килеп чыккан булырга тиеш. Бу гаиләдә олылар еш кына спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Күршеләре әйтүенчә, бу кичне хуҗалар "бәйрәм иткәннәр" һәм аларга спиртлы эчемлек алып килүче кунак та кушылган була. Коткаручылар янган корылмалар астыннан 35 яшьлек хатын-кызның, 25 яшьлек ир-атның, 3 баланың һәм билгесез ир-атның янган гәүдәләрен табалар.

http://16.mchs.gov.ru/pressroom/news/item/2538980/чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев