Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта ярминкә: кемдер алдый, кемдер алдана

2 октябрь көнне район үзәгендә өлкәннәр көненә багышлап оештырылган ярминкә бик тә матур узды. Көне дә бик матур, кояшлы, җылы булды. Сатучы һәм сатып алучылар да бик күп иде. Сатуда бөтен кирәк-ярак ризыклар бар: шикәр кебек итеп үстерелгән кәбестә, кишер, бәрәңге, суган, сарымсак һ.б., итнең бөтен төре дә - яңа...

2 октябрь көнне район үзәгендә өлкәннәр көненә багышлап оештырылган ярминкә бик тә матур узды. Көне дә бик матур, кояшлы, җылы булды. Сатучы һәм сатып алучылар да бик күп иде.
Сатуда бөтен кирәк-ярак ризыклар бар: шикәр кебек итеп үстерелгән кәбестә, кишер, бәрәңге, суган, сарымсак һ.б., итнең бөтен төре дә - яңа суеп алып киленгән сыер, сарык, күркә, тавык ите, бал, май, ярмалар һ.б.
Үзе үстерә һәм асрый алмаганнар, бигрәк тә, өлкәннәр, сөенеп, үзләренә кирәкле сыйфатлы ризыкларны күпләп алып калырга тырыштылар.
Шундый матур ярминкәләр оештырып, халыкны сөендергән өчен район, хуҗалык җитәкчеләренә, крестьян-фермер хуҗалыкларына, эшмәкәрләргә һ.б.ларга бар кешенең күңелендә рәхмәт хисләре ташып торды.
Шулай да ярминкәдән соң бер тискәре күренеш хакында ишетергә туры килде. 2 октябрь көнне өлкән яшьтәге күршем хастаханәдән уколдан кайтышлый ярминкәдә күп кенә әйберләр ала һәм ресторан каршындагы палаткадан 1680 гр. сарык ите алып, ялгыш 1680 сум акча түләп китә. Ит ватып торучы 2 ир-ат, үлчәп, акча алып торучы 2 хатын-кыз да, бер сүз дә әйтми, биргән 2000 сумнан 320 сум акча кайтаралар, 1100 сум артык бирдең бит, димиләр.
Сарык ите сатучының бер генә җирдә булуын искә алып, артык бирелгән 1100 сум акчаны, 8-917-930-35-34 телефоны аша хәбәрләшеп, өлкән кешегә кире кайтаруыгызны сорыйбыз. Гәрчә бу вакыйгада күршем үзен гаепле саный.
Алда ярминкәләр күп булыр, киләчәктә сатучылар һәм сатып алучылар алган товарларының бәясен, авырлыгын урында кабат-кабат тикшерсеннәр (өйгә кайткач кына түгел), бигрәк тә өлкән кешеләрнең ялгышуына юл куелмасын иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев