Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта яшәүче Филиза Кәримова күркәм юбилеен каршы ала

Колын авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче Филиза Кәримовага 30 октябрьдә 50 яшь тула. Филиза Мәхтүм кызының басмаханәдә эшли башлавына 30 ел. Озак еллар газета басучы булып хезмәт куйды. Хәзер дә басмаханәдә күп төрле эшләр башкара, халыктан кергән заказларның барысы да диярлек аның оста куллары аша үтә. Китаплар, брошюралар төпли....

Колын авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче Филиза Кәримовага 30 октябрьдә 50 яшь тула.
Филиза Мәхтүм кызының басмаханәдә эшли башлавына 30 ел. Озак еллар газета басучы булып хезмәт куйды. Хәзер дә басмаханәдә күп төрле эшләр башкара, халыктан кергән заказларның барысы да диярлек аның оста куллары аша үтә. Китаплар, брошюралар төпли. Кыскасы, алыштыргысыз хезмәткәр. Шул ук вакытта мөхәррияттә дә хезмәт куя.
Үтә тыныч, тыйнак, бар эшкә кулы ятып тора. Чисталыкны, пөхтәлекне ярата. Башкарган һәр эшкә зур җаваплылык белән карый, зур төгәллек белән башкарып чыга. Ике коллективта да үзен яраталар, хөрмәт итәләр. Чөнки ул бик ярдәмчел, йомшак күңелле, кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгамәлә саклый. Акыллы да, сабыр да.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне гомер бәйрәмегез - олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалар-оныклар шатлыгы телибез. Тормыш иптәшегез Альберт белән тигезлектә, балалар-оныклар бәхетен күреп, бик бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сезгә булган хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев