Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта яшәвем белән бәхетле мин

Ничек кенә әйтсәң дә, туган ягын, туган авылын искә алмаган кеше юктыр. Минем дә туып-үскән ягым күз алдымнан китми. Еракта, бик еракта калган, гөрләтеп җырлап, биеп үткән яшьлек елларыбызны сагынып, бик еш искә алабыз. Үзем Башкортстанның Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында дөньяга килгәнмен. 7 еллык мәктәпне тәмамлау белән эшкә тотындым....

Ничек кенә әйтсәң дә, туган ягын, туган авылын искә алмаган кеше юктыр. Минем дә туып-үскән ягым күз алдымнан китми. Еракта, бик еракта калган, гөрләтеп җырлап, биеп үткән яшьлек елларыбызны сагынып, бик еш искә алабыз.
Үзем Башкортстанның Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында дөньяга килгәнмен. 7 еллык мәктәпне тәмамлау белән эшкә тотындым. Техниканы ярата идем. Икенче ел тракторда сабанчы булып эшләгәндә, язгы чәчү вакытында, хуҗалык инженеры Әлфиян абзый мине тракторга утыртып куйды. Югыйсә, тракторга укымаган да, яшем дә җитмәгән иде. Шулай итеп, 4 ел тракторда эшләдем. Аның өстенә, авылда комсомол оешмасын җитәкләүне дә миңа тапшырдылар.
1967 елда Актанышка шоферлыкка укырга килдем. Уку бетәргә ике ай кала, мине Әмирҗан Моталлапов эзләп табып, редакциянең "Москвич-407" машинасына II класслы шофер итеп эшкә урнаштырды. Имтихан биреп, машина йөртү таныклыгы алгач, Ижау шәһәренә юл тоттым. 1970 елдан Актанышта яшибез. Өч балабыз шушында туып-үсте.
Актаныш кайсы ягы белән тарткандыр - халкымы, әллә табигатеме? Югыйсә, Ижау шәһәрендәге фатирны ташлап китәргә сәбәпләр дә юк иде. Тормыш иптәшем Гөлйөземнең дә шушы якныкы, Кәзкәй авылыныкы булуы да сәбәпчедер.
Ялга чыкканнан бирле күп вакытны су буйларында балыкка йөреп үткәрәм. Урамга чыксам, сөйләшеп торырга танышлар күп. Җәй көннәрендә Ленин бакчасында үзебезнең чордашлар белән очрашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз. Аллага шөкер, әле дә монда кайтып төпләнгәнбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев