Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта “ятып торучы полицейскилар“ арттырылды

Актаныш урамнарында ярышка чыккан төсле чабучы машиналар аз түгел. "Зебра" дип исе китми инде аны йөртүченең, җәяүленең юл чыкканын тыныч кына көтә алмый ул. - Хакимият йорты каршындагы зебрага җиткәндә, машиналар, җәяүле юлга чыкканчы өлгереп калыйм, дип, махсус рәвештә тизлекләрен арттырып килә, бик сирәкләре генә безнең чыгып киткәнне сабыр көтә....

Актаныш урамнарында ярышка чыккан төсле чабучы машиналар аз түгел. "Зебра" дип исе китми инде аны йөртүченең, җәяүленең юл чыкканын тыныч кына көтә алмый ул.
- Хакимият йорты каршындагы зебрага җиткәндә, машиналар, җәяүле юлга чыкканчы өлгереп калыйм, дип, махсус рәвештә тизлекләрен арттырып килә, бик
сирәкләре генә безнең чыгып киткәнне сабыр көтә. Зебрага уң аягыңны атласаң, сулын алганчы узып китәләр, - дип зарын белдергән Зөһрә ханым Митрофанова белән бик күпләр килешер дип уйлыйм. - Шоферлар җәяүлеләрне ихтирам итсеннәр иде.
Шулай ук, җәяүлеләрнең дә машина йөртүчеләргә игътибарлы булуы сорала. "Мин зебрада, миңа рөхсәт", дип юл уртасында туктап телефоннан сөйләшеп торган яшьләр белән очрашу шоферларның ачуын китерә, билгеле. Аннан, монда зебра сызылган, шуңа, бу минем юлым, дип балалар алны-артны карамый йөрүчән. Бигрәк тә, мәктәптән атылып чыгып, туп-туры юл аша торып чапканда, куркыныч. Колакчын кигән, беркемне ишетмәүче, яки әти-әни алып биргән кыйммәтле телефон эченә чумган кыз-егетләр исә машина чынлап та аңа юл бирергә туктаганмы-юкмы - карап тормый.
Менә шундый очраклар фаҗига белән тәмамланмасын өчен район үзәгенә тагын берничә урынга "ятып торучы полицейскилар" салдылар. Актанышның 2 нче мәктәбе, Балалар иҗат үзәге каршысына, Җиңү паркының Татарстан урамы яклап һәм "Тылсым" балалар бакчасы белән гимназия-интернат янына шундый ясалма тигезсезлекләр булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев