Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере өзелгән

Актаныш-Пучы юлында 24 октябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә бозлавык юлда тизлек режимын дөрес сайламау аркасында 20 яшьлек граждан җиңел машина белән юл читенә чыгып әйләнә. Машинада үзе генә булса бер хәл, янындагы 14 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала, хастаханәгә озатыла. 2016 елның 10 аенда район юлларында балалар катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе...

Актаныш-Пучы юлында 24 октябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә бозлавык юлда тизлек режимын дөрес сайламау аркасында 20 яшьлек граждан җиңел машина белән юл читенә чыгып әйләнә. Машинада үзе генә булса бер хәл, янындагы 14 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала, хастаханәгә озатыла.
2016 елның 10 аенда район юлларында балалар катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, бер баланың гомере өзелә, берсе, алда язганча, тән җәрәхәте ала. Барысы бу вакыт аралыгында 28 юл фаҗигасе булган, аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 30 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Табигатьнең хәзер иң "алдакчы" вакыты: көзге чордан кышка күчкән вакытта һава температурасы көндезен җылытса, төнгә боз катыра. Юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы әкренәйгән очракта да туктап бетә алмый. Автомобильчеләрнең кышка әзер булмавы - җәйге тәгәрмәчләрен кышкы яки шиплы тәгәрмәчләргә алыштырмыйча йөрүләре аркасында күпме һәлакәт килеп чыга! Мәгълүм булганча, Россиядә "кышкы резина турындагы закон" бар, анда кышкы чорда кышкы резинада, ә җәйге айларда җәйгесендә йөрү таләбе куелган, ләкин бу законны үтәмәгән очракта, бернинди штраф каралмаган.
Бу нисбәттән, РФ Дәүләт Думасында 1 декабрьдән 1 мартка кадәр транспорт чараларында, һичшиксез, кышкы резина файдаланылырга тиешлеге турында закон проектын карыйлар. 19 октябрьдә Россия Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитеты кышкы резина турындагы таләпләрне бозган өчен штрафка тартырга мөмкинлек бирүче закон проектын хуплады, анда штраф 2000 сум күләмендә тәкъдим ителә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев