Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кешенең гомере өзелгән

Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районы территориясендә барлыгы 26 юл - транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шоферлар гаебе белән барлыгы 23 очрак күзәтелеп, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 24 кеше төрле травмалар алган. Руль артына исерек хәлдә утырып идарә итүчеләр...

Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районы территориясендә барлыгы 26 юл - транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Шоферлар гаебе белән барлыгы 23 очрак күзәтелеп, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 24 кеше төрле травмалар алган.
Руль артына исерек хәлдә утырып идарә итүчеләр белән 3 очрак теркәлеп 2 кеше һәлак булган, 2се төрле травмалар алып хастаханәгә озатылган.
Җәяүлеләр гаебе белән барлыгы 4 бәхетсезлек очрагы теркәлә, аларда 2 кеше якты дөнья белән хушлаша, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Балалар катнашы белән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 2 бала хастаханәгә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев