Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта юл-транспорт һәлакәтендә бер бала һәм биш зур кешенең гомере өзелгән

Бу елның 11 аенда районыбыз территориясендә барысы 31 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала һәм биш зур кешенең гомере өзелгән, 35 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча саннар тагын да куркынычрак: 11 айга барлыгы 4568 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 404 кеше бакыйлыкка күчкән, 5606 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган....

Бу елның 11 аенда районыбыз территориясендә барысы 31 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала һәм биш зур кешенең гомере өзелгән, 35 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан буенча саннар тагын да куркынычрак: 11 айга барлыгы 4568 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 404 кеше бакыйлыкка күчкән, 5606 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Статистика күрсәткәнчә, фаҗигаләрнең күбесе, бигрәк тә үлем очрагы белән тәмамланган һәлакәтләрнең 70%ы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.
Әле шушы көннәрдә генә - 11 декабрьдә кичке якта Яңа Җияш авылы Үзәк урамында 42 яшьлек ир-ат җиңел машина белән идарә итеп, җәяүле 36 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле, төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла. Бу очрак буенча тикшерү бара.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, торак пункттан тыш юл читеннән караңгы вакытта юлны аркылы чыккан яки юл яныннан барган җәяүлеләргә ерактан ук күренеп торган, яктылыкны чагылдыручы махсус элемент булган кием кию мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләр өчен 500 сум штраф каралган. Тик, әгәр машинаның якын уты кушылган очракта, жәяүлене шофер 50 метрдан гына күрә алуын, ә киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булганнар 200 метрдан ук күзгә ташлануын исәпкә алсак, торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементлар белән йөрү файдалы булуын һичкем кире какмас.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев