Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта 500 балага юл йөрү кагыйдәләре буенча театр күрсәтелде (+ФОТОЛАР)

Бүген, 25 сентябр көнне, ЮХИДИ район фонды юл иминлеге темасына чираттагы чараны оештырды. Район юлларында автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн күбәя бара. Кызганыч, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы...

Бүген, 25 сентябр көнне, ЮХИДИ район фонды юл иминлеге темасына чираттагы чараны оештырды.
Район юлларында автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн күбәя бара. Кызганыч, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми шул...
Районда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара. Бүгенге чара да әлеге акциягә багышланды. Район мәдәният йортында балалар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» исеме астында театраль тамаша күрсәтелде. Аны балаларга Яр Чаллы шәһәреннән театр студиясе артистлары күрсәттеләр. 500 урынлык зал балалар белән тулы иде. Район үзәгендәге балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп укучылары бик актив тамашачылар булдылар бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев