Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышым, юлларың ни хәлдә?

Татар Ямалы юлы быел тапшырылырга тиеш, ә Уразай тавы юлы киләсе елда капиталь төзекләндереләчәк. Бу хакта районга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килгәч мәгълүм булды. Район башлыгы Фаил Камаев маршрут буенча районның башка юлларын да министрга күрсәтеп чыкты. Гамәли киңәшмәдә шулай ук "Главтатдортранс" дәүләт казна учреждениесе директоры...

Татар Ямалы юлы быел тапшырылырга тиеш, ә Уразай тавы юлы киләсе елда капиталь төзекләндереләчәк. Бу хакта районга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килгәч мәгълүм булды. Район башлыгы Фаил Камаев маршрут буенча районның башка юлларын да министрга күрсәтеп чыкты.
Гамәли киңәшмәдә шулай ук "Главтатдортранс" дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов, оешманың сыйфат һәм кабул итүгә контроль бүлеге башлыгы урынбасары Камил Фәрдиев, "Татавтодор" ҖЧҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, "Автострой" җитештерү-коммерция фирмасы ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Радик Гәрәев, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов катнашты.
Ленар Сафин:
- Республикада юллар төзү буенча күп кенә эшләр башкарыла. Асфальт һәм асфальтсыз юллар салабыз. Актаныштагы юлларны карап йөрдек, бик күп ремонтларга кирәк дигән фикергә килдек. Актаныш юлларына канәгатьләнерлек дигән бәя бирер идем. Элек яхшы иде, тик быелгы йомшак кыш тәэсирендә юллар бик бозылды. Сезнең районда берничә авылның юлсыз булуын беләбез. Барысын да бер елда гына эшләп бетереп булмый, ләкин әкренләп авылларны асфальт юл белән тоташтырып бетерергә кирәк.
Эдуард Данилов:
- Асфальтның ватылуга тиз бирешүчән урыннарын ремонтлау, Актаныш-Мөслим юлын ныгыту да быелга планлаштырылды. Агымдагы эшләр башкарабыз. Татар Ямалы юлын асфальтлыйбыз. Киләсе елга Усы юлына проект төзибез. Уразай юлын киләсе елда капиталь төзекләндерергә алынабыз. Бу урында җир күчешләрен бетерү, су агуны җайлау шушы проектка керергә тиеш. Актаныш халкы Уразай тавыннан йөргәндә үзен сакланган итеп хис итсен, юлларда имин йөрсен.
Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда 600 км.дан артык автомобиль юлы бар: 346 км. - региональ, калганы - муниципаль юллар. Өстәмә 38 км.дан артыграк федераль юл исәпләнә. Районның 30 процент юлына асфальт түшисе бар әле. Хәзерге вакытта Татар Ямалы янында, Актаныш-Пучы юлында хәрәкәт бара. "Татавтодор" ҖЧҖнең Минзәлә филиалы һәм "Актаныш юллары" оешмалары эшли.
Проектлар турында без Руслан Гариповтан тулырак мәгълүмат алдык. Ул министр һәм район башлыгы катнашында үткән эшлекле киңәшмәнең нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Түке-Татар Ямалы автоюлының 3,5 км., Карт-Бүләк арасын асфальт белән тоташтыру 2017 елга планлаштырылды. Бүләк-Калмаш арасына (4,13 км.) ташлы ком җәю быелга ниятләнде. Түке-Татар Ямалы автоюлының Күҗәкә участогында, мәктәп автобусы йөрүен исәпкә алып, куркыныч урыннардагы юл кырыйларына металл барьер ныгытмалар урнаштырылачак. Министр Актаныш-Пучы юлында хәзерге көндә алып барылган эшләр белән танышты. Киләсе ел планына да 7,86 км. юл ремонты кертелде. Һәм шуның белән бу юл ремонтын төгәлләргә диелде. Киров-Бикчәнтәй участогында да куркыныч урыннарга металл барьер ныгытмалар урнаштырылачак. Актаныш-Пучы-Киров маршруты буенча 14,38 км. юл ремонт таләп итә. Быел анда вак таш җәю планлаштырылды.
- Актаныш-Мөслим автомобиль юлы турында нинди фикерләр булды?
- Актаныш-Мөслим юлында да шактый эшләр көтелә. Аккүз авылы янында асфальт, Яңа Байсар-Чуракай арасында авария хәлендәге урыннар шактый. Монда каты өслек түшәү турында сүз барды. Актаныш-Михайловка-Чишмә юлында 3,2 км. күтәртелгән юлга ак вак таш җәю 2017 ел планына кертелде, тик бу эшләрне быел ук башкарырга дип килешенде.
- Федераль юлларга килгәндә...
- М-7 "Идел"-Иске Сәфәр арасындагы күпер җимерек хәлдә. Аны киләсе ел проект планына кертү һәм шул ук вакытта ремонтлап тапшыру турында да сүз алып барылды. М-7 "Идел"-Усы арасында 5 км.ны асфальтлау да киләсе елда көтелә. Бу юл инде өч ел кичектерелеп килә, ләкин аның мәктәп маршруты белән бәйле булуын министр үз күзләре белән күреп китте.
- Министр карыйсы участокларны алдан ук билгеләп куйган идегезме?
- Безнең исәптәге участоклар тагын да күбрәк иде. Шулай ук Яңа Әлем-Иске Әлем, Иске Җияш, Кыркаентүбә, Шәбезбаш, Мерәс юлларының начар булуы турында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев