Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышның яшьләр лидерлары: Без барыгызга да ачык!

Яңартылган, заманча “Яшьлек» яшьләр үзәге ачылуга тиздән бер ел тула. Искиткеч заманча ремонт, җиһазланыш, һәр тарафтан яшьлек рухы сизелеп торган бу бина районыбыз кызлары-егетләре өчен зур бүләк. Бүген биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм “Форпост” оешмасы урнашкан.

          “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм “Форпост” оешмасы белгечләре бар көчләренә район яшләрен тупларга, аларның укудан һәм эштән соңгы буш вакытларын файдалы үткәрергә омтыла. Башка район-шәһәрләрнең эш тәҗрибәсен дә өйрәнәләр, уңай өлгеләрне алып үз районыбызга да кертеп җибәрергә телиләр. Әле күптән түгел яшьләр лидерлары республикабызның Әлмәт шәһәрендә барып кайттылар. Эшлекле сәфәрдән соң алар белән әңгәмә корып алдык. 


          “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Денис Могътазиров

Әлмәт районы һәм шәһәрендә яшьләр белән эшләү югары дәрәҗәдә оештырылган, алардан бик күп нәрсә белдек, ди: 


-Әлмәт- беренчедән, шәһәр. Икенчедән, биредә уку йортлары шактый, студентлар күп. Әлмәтнең 50 еллыгы исемендәге сарайга урнашкан яшьләр үзәгендәге чараларга шәһәр һәм район яшьләре бик актив катнаша.

Үз шәһәрләре белән бик нык горурланалар. “Бәхетле Әлмәт” дигән бренд булдырганнар. Кая гына барсак та, әлеге сүзләр әллә каян балкып, үзенә тартып тора.

Оештырылган чаралар әлеге шигарь белән өретелгән. Миндә бу проект зур кызыксыну уятты. Үзебезнең Актанышта да шундый проект булдырырга кирәк, дигән фикер белән кайттым. 


         “Яшьлек” яшьләр үзәге педагог-оештыручысы Эльвира Кәлимуллина

Реклама

исә Әлмәттәге яшьләр белән эшләүче “Нур” психологик ярдәм үзәге, Г.  Тукай исемендәге яшүсмерләр клубы , “Әлмәтрика” интерактив үзәге, “Сфера” планетарий- кинотеатры коллективларының грант конкурсларында бик актив катнашуын билгеләп үтте:


-    Әлмәт яшьләре грант конкурслары аша үз идеяләрен тормышка ашыралар. Аларның күзләре янып тора. Бер генә идея дә игътибарсыз калмый.

Әлмәттә грант проектларын язу, аны яклауга бик нык ярдәм итәләр, кирәк икән, төзәтәләр. Грант акчаларын отканнан соң, ничек итеп хисап тотарга икәнен дә өйрәтәләр. Яшьләр Әлмәттә ялгыз түгел. Аннан соң алар “Татнефть» җәмгыятенең ярдәмен бик нык тоя. Авыл яшьләре дә бик актив, -ди Эльвира.

            Безнең районның яшьләр лидерлары Актанышта да шундый активлык булдырырга ниятли. Ләкин әле бу уңайдан бозны эретүе авыррак, ди алар.


-    Җәйге каникул вакытында “Яшьлек»тә мультфильмнар күрсәттек, дискотекалар оештырдык. Шәһәрдән кайтучы балалар, яшүсмерләр рәхәтләнеп килделәр, ял иттеләр, безнең белән дуслашып беттеләр. Ә менә үзебезнең Актаныш балалары ни өчендер “Яшьлек»тә сирәк күренә. Хәзер атна саен ике тапкыр кичлзәрен чаралар оештырабыз, аларга керү бушлай. Кызганыч, көчебез заяга гына кала, безгә килүче юк диярлек, булса да икәү, өчәү, иң күбе-унга туладыр,- дип проблемалар турында сөйләде “Форпост” директоры Тәнзилә Гыйниятова. 

 

-    Күптән түгел технология техникумы студентларының “Көзге бал” бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәмдә яшьләр бик күп иде, алар нинди тәэсирләр белән китте?


 - Әйе, студентларга бу кичә бик ошады. Тагын килергә вәгъдә бирделәр. Әмма бу тагын шулай тукталып калды. “Хеллоуин” үткәргән идек- әмма анысы да без теләгәнчә узмады, ни өчендер яшьләребез актив түгел. “Яшьләр” категориясенә 14-35 яшьлекләр керә. Без- белгечләр  аларның һәммәсенә ачык. Нинди кичәләр күрергә телисез, бәлки аерым дусларыгыз белән аралашып утырасыгыз киләдер, корпоратив бәйрәмнәр дә үткәрергә булышабыз, белгечләр сезгә ярдәм итәчәк, безгә тәкъдимнәрегезне җиткерегез. “ВК” социаль челтәрендә һәм телеграмм-каналда үз төркемебез бар, анда да рәхәтләнеп аралашабыз. Безгә кушылыгыз, кадерле Актаныш районы яшьләре ,- ди Тәнзилә.


                  “Актаныш-информ” коллективын үз бинабыз төзекләндерелгәнче үзләренә сыендырган “Яшьлек” яшьләр үзәгендәге мөмкинлекләргә без дә шаккатып, сокланып йөрибез.

             Хөрмәтле яшьләребез, районыбыз киләчәге! Сезне үзебезнең “Яшьлек»тә ихластан көтәләр. Онытмагыз, яшьлек вакыты бик кыска, аның кадерен белеп, үзегезгә, җәмгыятькә кирәкле, файдалы гамәлләр белән  истә калырлык итеп тарихка языгыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев