Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телим.

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия таләп итә. Актаныш районында яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз.
Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора. Аларның чиксез энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибарга һәм хөрмәткә лаек.
Хөрмәтле эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калам. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телим! Бәйрәм белән!
Ленар Зарипов,
Актаныш муниципаль район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев