Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш укучылары Бесландагы террор актында һәлак булган балалар истәлегенә оештырылган «Тормыш тамчысы» акциясендә катнашты (фото һәм видео)

1 сентябрь, Белем көне Төньяк Осетиядә яшәүчеләр өчен менә 18 ел бәйрәм түгел инде. Яңа уку елы 18 ел буена бу төбәктә 4 сентябрьдә башлана. 2004нче елда Беслан шәһәрендә террорчылар мәктәпне чолгап алалар. Бу җанөшеткеч фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелгән, шуларның 186 сы балалар. Мәрхүмнәрнең иң кечесенә 6 ай гына булган.

           Илебездә бүген тынычлык. Әмма көтмәгәндә бу аяз күк йөзен кара болытлар капламасын дисәк, һәр граждан уяулыгын югалтмаска тиеш.

Бүген мәктәпләребезне полиция вәкилләре саклый.

Террорчылык, сугыш, авырту, кан кою турындагы хәбәрләр соңгы арада күңелләрне тетрәндереп тора.

             Балалар, яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча гражданлык позициясен формалаштыру, уяулыкка, җаваплылыкка өндәү максатыннан  бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре "Тормыш тамчысы" акциясен уздырды. Акциядә Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәп укучылары, техникум студентлары катнашты. 

            Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов укучыларга Бесландагы фаҗигале вакыйга турында сөйләде.

Матур туган җиребездә тыныч яшәү өчен барлык шартлар да тудырылганын, төрле милләт халыкларының-  татарлар, руслар, үзбәкләр, башкортлар, әрмәннәрнең дус-тату яшәвен, мәктәптә бу милләт балаларының дустанә мөнәсәбәтләрдә укуын әйтте.

- Әмма террорчылар безнең якларга да килеп җитмәс дигән ышаныч юк. Мәктәпләргә сак хезмәте куелды, һәркемне тикшереп кертәләр, чит кешеләргә мәктәп ишекләре ябык. Сезне саклау максатыннан әлеге саклык чаралары булдырылды, - дип билегләп үтте Ленар Сәмигулла улы. Киләчәктә илебезне саклаячак егетләргә хәрби хезмәтнең кирәклеген, асылын аңлатты. 

 

        Терроризм афәтләре беркайчан кабатланмасын, гөнаһсыз җанннар кыелмасын иде. Ә Бесланда һәлак булганнар истәлеген акциядә катнашучылар бер минут тынлык белән искә алды. 

              Актаныш районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Рөстәм Әхмәтов илебез тынычлыгын саклаячак укучы- егетләргә мөрәҗәгать итте:

- Бүген яшьләр бик күп кызыклы профессияләр сайлый ала. Сезнең арада илебез дошманнары белән көрәш алып баручы структура органнарында да хезмәт итүчеләр булыр. Илебез халкына тыныч яшәргә ирек бирмәгән дошманнар белән көрәшергә туры килер. Әгәр дошман билгеле икән, аның белән көрәшүе җиңел. Әмма дошман күренми һәм йоклап та ятмый. Ул интернет киңлекләренә хуҗа. Интернетта чынбарлыкка туры килмәгән информация бик күп. Телефоныгыз аша социаль челтәрләрдә утырганда сак булыгыз.Таныш түгел кешеләр белән аралашмагыз, аларга ачылмагыз. Минем эш дәверендә шундый вакыйга булды: кыз бала Чечняда яшәүче егет белән таныша. Ул егет кызны начар адымга барырга мәҗбүр итмәкче була. Мондый ятьмәләргә эләкмәгез. Яңа танышкан кешегез фотографиядә бертөрле, тормышта бөтенләй икенче булырга мөмкин. Без, армия кулыннан килгәннең барын да эшли. Әмма сез үзегезне мәктәптә, урамда, җәмгыятьтә ничек тотасыз, алдагы тормышыгыздагы вакыйгалар шуннан тора. Актанышның бөек шәхесләренә тиң булып үсеп җитегез!  

 

          3 сентябрь- терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бесландагы террорчылык акты вакытында әсирлектәге кешеләрне өч көн буена бер тамчы су да бирмичә тоткынлыкта газаплаганнар.

Аларның истәлегенә Россия күләмендә "Тормыш тамчысы" акциясе игълан ителде. Бүгенге акциягә килгән һәркем барлык гаепсезләр рухына изге теләкләр теләп, уч төпләренә су җыеп үсеп утырган чәчәкләргә сипте.  

           Тамчыдан күл җыела.  Бергәләп тотынганда, Россия халкы  туган илебезгә кулын сузарга уйлаган террор афәтен авызлыклар, гаепсез корбаннарның җаны кыелмас. Барыбыз да шушы теләктә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев