Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш аграрчылары ташламалы ягулык алачак

Мондый мөмкинлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

undefined

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.

Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелде. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак. Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.

Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 33 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 27 %ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 европа стандартына тәңгәл булачак.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының  Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев