Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Актаныш басмалары"нда Яшьләр көне(фотолар)

27 июньдә, Яшьләр көнендә “Актаныш басмалары” ял паркында кичке күңел ачу чарасы узды. Көн геройлары-яшь егет һәм яшь кызлар бәйрәмнең үзәгендә кайнады. Нәкъ менә барлык конкурс-бәйгеләр яшьләр өчен,  яшьләрне көндәлек ыгы-зыгыдан арындыру, кәефләрен күтәрү, эшкә, укуга дәртләндерүгә этәргеч бирү  максатыннан оештырылды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

 Инстаграмдә Кишер кушаматы аккаунты хуҗасы Рәдис Гарипов тамашаны кызыклы итеп алып бару өчен   мәзәкләрне дә, шаян гыйбарәләрне дә мулдан сөйләде. Дискотека өлешенә якынлашканда яшьләрне үз янына туплаап бетерде Рәдис. Пучыдан килгән танылган блогер Иршат Нәбиевның да җырлавын ошаттылар. Яшь башкаручылар Ильмир Заһертдинов һәм Адилә Хөсәенова кич буена яшьләрчә җырлары белән бәйрәмне бизәде.  Дискотекада татарча милли көйләргә дә , заманча музыкага да рәхәтләнеп биеп күңел ачты яшьләребез.

Аңа кадәр бик күп уеннар, ярышлар кызганнан кызды. Иң кызыклыларының берсе-көймәчеләр узышы иде. Дамбадагы сулыкны 8 ишкәкче җилем көймәгә утырып гизеп карады. Алар арасыннан дүрт егет финалга чыкты, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Шунысы кызык, ди-джей Кишер әйтмешли, яшел саклану жилеты киеп ярышучылар җитезрәк булып чыкты. Турникта тартылу, кәрҗингә туп ыргыту, балалар өчен велосипедта, самокатта узышу, ваннадан балык тоту һәм башка бәйгеләрдә дә теләп катнашучылар күп булды. Инстаграм челтәрендә KISHER_men исемен кертеп иң күп пост куючылар арасында да җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләнделәр. 

 Район башлыгы Энгель Фәттахов бәйрәмдә үзе дә катнашты, “Актаныш басмалары” паркында атна саен яшьләр өчен чаралар үткәрергә кирәклеген әйтте. Район үзәгенең йөзек кашы булган паркны саклау барыбызның да җаваплылыкта, Энгель Нәвап улы бу корылмаларны чиста-пөхтә, төзек тотарга чакырды.

башкарма комитетның Яшьләр эшләре, спорт, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүе, яшьләр арасында үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашкан Нәркизә Фатыйхова (Актаныш технология техникумының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары), Алмаз Разов(Технология техникумы студенты), Римма Ибелиева(“Яшьлек” яшьләр үзәге методисты), Руслан Мехоношинга (Технология техникумы студенты) бүлекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүлек җитәкчесе урынбасары  Назил Латыйпов һәр атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә "Актаныш басмалары" паркында яшьләр өчен чаралар үткәреләчәк дип ышандырды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев