Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш егетләре: “Агыйдел буйлап салда актык”

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты ир-егетләре Агыйдел буйлап акты. Үзләре ясаган салга утырып.


– Су буйлап сәяхәт итү – һәрбер ир-егетнең хыялыдыр. Быел улым белән Сөн елгасында көймәгә утырып, Меңнәрдән Кәзкәйгә хәтле бардык. Яр буена Илнур Локманов машина белән илтеп куйды. Шуннан кайткач җыелып сөйләштек. Таһир абый, Илнур, Ленарис шундук әзерлек эшләрен башладылар. Материалны бергә җыеп, тиз арада сал ясарга керештек, – дип сүз башлады Нур Хөсәенов. 
Түгәрәк өстәл артында әңгәмәбез бик тиз ялганып китте.
– 7 кеше йөздек. 10 кешегә планлаштырган идек, кемнәрнеңдер 
сәбәпләре килеп чыкты, Нур Хөсәенов, Рөстәм Мусин, Айнур Хөсәенов, Ленарис Шәнгәрәев – мәдәният, Айрат Гыймадиев, Дамир Максутов – сәүдә хезмәткәре. Татыштан Татар Ямалысына кадәр салда йөздек. 28 июль көнне кичтән киттек. Башта мәдәният сарае янында җыеп карадык, кире сүтеп елга ярында тагын җыйдык. Шул арада Таһир абый хашлама пешереп ашатты. Көч җыеп, кичке бишләрдә кузгалдык. 
– Салны нәрсәдән ясадыгыз?
– Ягулыктан бушаган мичкәләр өстенә борыс-такталар, ОСП җәеп ясадык. 6х5 метр зурлыкта. Өсте ябулы түгел. Без Агыйдел буйлап җай гына агып 
барырбыз дип уйлаган идек. Әмма агым бик акрын булу сәбәпле, атна-айга 
сузылырга мөмкин, дип, күп урында моторлы көймә этеп барды. Салны ясаганда интернет ярдәмгә килде.
Рөстәм Мусин:
– Без, Актаныш малайлары, салда йөзеп үстек. Нур әйткәч, башта уенга гына алган идем. Туризмны яхшы белүче Алгинат Гәрәевкә рәхмәт, ул ярдәм итте. Соңгы тапкыр салда кем акты микән? Хәзер инде бу хәл – сирәк күренеш. Теге яктан бу якка печән ташыйлардыр, бәлкем; әмма су агымына йөзеп баручыларны күргән юк. 
ТАССРның – 100, Актанышның 310 еллыгына багышланган сәяхәт булды бу.
– Ярда тукталыш ясадыгызмы? 
Нур Хөсәенов:
– Караңгы төшкәч туктап, 29 июль көнне иртәнге 3тә сәяхәтебезне янәдән дәвам иттек. Чөнки төнлә теплоходлар, баржалар йөри, куркыныч дип кисәттеләр. Ярда палатка корып, бераз ял итеп алдык. Айнур Хөсәенов судан чуртан балыгы тартып алды. Аны салда барганда казан асып, уха пешереп ашадык. Салның бер почмагына калайдан урын көйләгән идек. Пароход кебек төтен чыгарып, сал Агыйдел булып ага, Ярдагылар кул болгап сәлам биреп кала. Аппаратурабыз бар, музыка уйнап тора. Татар җырларын яңгыраттык дулкыннар өстеннән киң болын-әрәмәлекләргә. 
– Җил-яңгырлар юлыгызга киртә ясамадымы? 
Илнур Локманов:
– Һава торышы бик яхшы иде. Дулкыннар көчәеп алды, кояш кыздырды. Дулкын салга бәреп кереп, тибрәндергәндә нык күңелле. Бөтенебезнең киемнәребез бертөсле: телняшкадан, саклану жилетлары кидек. Әллә кайдан күренеп тора. 
Ленарис Шәнгәрәев:
– Табигатебезнең матурлыгы игътибарыбызны җәлеп итте. Су буенда җәйге төн бигрәк матур. Болытлар да, йолдызлар да үзенчәлекле. Кояшның баеганын да, алсуланып чыкканын да күрдек. Актаныштан гына карап, аның кадәр гүзәллекне күреп бетереп булмый. Анда бөтенләй икенче, нинди генә кошлар юк, агачларның үсүе дә бүтәнчә. 
– Ә маҗаралар?
Рөстәм Мусин:
– Төрле маҗаралы хәлләргә дә очрадык: ике егетебез, җиргә ятып, бераз йоклап алган иде, уянып китсәләр, бал корты урынына ятканнар, колак төбендә безелдәп йөриләр, ярый әле чакмадылар. Кыргый бал кортлары да Актаныш егетләрен таныйлар икән, тимәделәр.
– Табигатьтә ял итүчеләр белән аралашырга вакыт табылдымы?
Рөстәм Мусин:
– Башкортстаннан кузгалганга, ике республиканы тоташтырдык, дигән сүз. Татыштан киткән җирдә Чиләбедән килеп ял итүчеләрне очраттык. Алар атналар буе су яныннан китмиләр икән. Берсе, хәтта, безнең салга утырып, хатынына багышлап җыр башкарды. Матур итеп озатып калдылар. 
Агыйделнең буеннан-буена төрле төбәк, төрле милләт кешесен очраттык. Новосибирск, Томск, Омск, Красноярскидан килгәннәр. Россиянең бөтен төбәгеннән дә бар иде, Актаныш халкы гына сирәк күренде. Агыйделнең яр буенда ял итүчеләрнең күплеге шаккаттырды. Чит илгә чыгарга рөхсәт әле һаман юк. Үзебезнең илдә, үзебезнең төбәктә туризмны үстерергә кирәк. Ихтыяҗ зур. 
Нур Хөсәенов:
– Россия, Татарстан, Актаныш һәм 
ТАССРның 100 еллыгы әләмнәрен салның 4 почмагына беркетеп куйдык. Икенче көнне бер урында туктадык. Яныбызга бер балыкчы килде дә, русча сәлам бирә. Татарлар, актанышлылар шулай итеп сәяхәт кылыр дип уйламагандыр инде. 29ы көнне кичкә таба Татар Ямалысының Сөтлә күленә кереп туктадык та, машинага утырып кайттык. Безнең салга тимәгез, саклагыз, дип матбугат аша халыкка мөрәҗәгать итәбез. 
Рөстәм Мусин:
– Татар халкының кайсы җырын гына алсак та, су буйлары, елга исемнәре телгә алына. Иң популяры – Агыйдел. 
Милли горурлык Казан ханлыгы чорыннан ук килә, корабларда, соңрак пароходларда йөзгәннәр. Без дә Казанга метеорда бара идек. Актаныш флагының символикасын аңлаттык кешеләргә. Татар халкының 2 мең еллык тарихы бар. Казанның мең еллыгын үткәрдек. Мәскәүдән килгән урыс кешесенә милләтебезнең тарихы турында да бераз сөйләп бирергә туры килде. 
– Агыйдел буйлап салда барганда иң истә калганы?
Нур Хөсәенов:
– Салда Агыйдел буйлап агабыз, “Агыйдел” ансамбленең җыры яңгырап тора. Символик мәгънәсе көчле иде. Туристларга милләтебезне таныту чарасы дисәк тә ярыйдыр. Әлбәттә, бу беренче чыныгу гына. Икенче елга, язган булса, озаграк вакытка чыгып, бәлки Рөстәм – милләтебезнең тарихы, мин динебез турында тулырак сөйләрбез. Концерт та куярбыз. Учак янында кызыклы вакыйгаларны искә төшереп утырырбыз.
Уфадан ук агып киләсе калган. Бәлки киләсе елда дистанцияне зурайтырбыз. 
Илнур Локманов:
– Халык баяннар белән концерт куюны сорый. Анысына вакыт җитеп бетмәде.
Нур Хөсәенов:
– Ир кешенең атка атланып йөрисе, коралдан атасы, суда йөзәсе килү теләге канындадыр инде ул. Без дә ниятебезгә ирештек: Агыйделдә су коендык, балык тоттык, учак яктык, елга буйлап салда йөздек, палатка корып, табигатьтә төн кундык, рәхәтләнеп ял иттек. Моннан берничә гасыр элек бабайларыбыз ничек булган, без үзебезне алар кебек хис иттек. Тарихтан әйләнеп кайттык. 
Киләсе елга видеокамера алып төшеп, сәяхәтебезне тарихка кертеп калдырырга кирәк дигән фикер туды. Маршрутны озынайтырга исәп, Сөннән Агыйделгә, Камага, Иделгә, аннары инде – Каспийга. 
Рөстәм Мусин:
– Ык елгасының агымы көчле диләр, бәлки шуннан агып барырбыз. Озын елга, Оренбург, Башкортстан, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары буенча ага. Хыяллар зурдан. 
Нур Хөсәенов:
– Без бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев