Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ГОРУРЛЫГЫ: “Исемдә калганнар” китабы авторы 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

1928 елның 22 декабрендә Күҗәкә авылында дөньяга килгән Мусина Факкирә Фәүзетдин кызы да районыбызның туксаняшәрләр сафын тулыландырды.

 Факкирә Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  мөхтәрәм райондашларыбызны җитәкчелек тарафыннан котлау традициясе  яшәп килә. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән мондый олуг затлар даими игътибар  үзәгендә.


1928 елның 22 декабрендә Күҗәкә авылында дөньяга килгән Мусина Факкирә Фәүзетдин кызы да районыбызның туксаняшәрләр сафын тулыландырды. 


Бүген юбиляр, үзенең  гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Алты балага гомер бүләк иткән Факкирә Фәүзетдин кызы  җәй айларында туган авылында яшәсә, кышкы чорга Яңа Әлем җирлегендә яшәүче кызының йортына күченә. Биредә кадерле ананы кадер-хөрмәт, мул табын,якты йөз белән көтеп торалар, аның һәр көнен бәйрәмгә тиң итеп үткәрәләр. 


Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назыйф улы да бүген юбилярны Яңа Әлем авыл җирлегендә хөрмәтләде.  Алар Факкирә Фәүзетдин кызына илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырды.


Ф.Ф. Мусина – тыл ветераны, тормыш иптәше белән алар 3 ул, 3 кыз үстергәннәр. Гаилә күпләргә үрнәк итеп  куярлык матур тормыш юлы үткән, йөрәк парәләрен дә алар тырыш, уңган, олы йөрәкле, миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр.  2006 елда  Факкирә апа тол калган, әмма аның изге күңелле балалары  аркасында ана тормыш иптәшен югалту кайгысына бирешмәгән. Бүген балаларында ул нәсел дәвамын күрә, бүген ул балалары өчен киңәшче дә, сердәш тә, олы таяныч та. 


Юбилярның балачак, яшьлек чоры авыр елларга туры килгән. Ул вакытлар  Факкирә апаның  тормыш китабында тирән эз калдырган.  Еллар аша ул хатирәләрен барлап, туплап килгән.  Ананың хатирәләре исә 2017 елда “Исемдә калганнар” исеме астында китап итеп бастырылган. Мондый зур бүләкне газиз әнкәсенә  Түбән  Кама шәһәрендә яшәүче улы Тимергали  ясаган. 

Тимергали абый бүген дә әнисенә шигъри тәлгәшләр белән бизәлгән котлау сүзләрен ирештерде. Бөек ананың гомер бәйрәме, чын мәгънәсендә, олы бәйрәмгә әверелде, дус-тату гаиләгә янә бер йодрык булып җыйналырга матур сәбәп булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев