“АКТАНЫШ-ИНФОРМ” ДӘРӘҖӘЛЕ КУНАКЛАР КАБУЛ ИТТЕ
Язның беренче бәйрәме “Актаныш-информ” үзәге өчен аеруча истәлекле булды. Оешма дәрәҗәле кунаклар кабул итте.
"Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков район башлыгы Энгель Фәттахов белән эшлекле очрашу уздырды.
Сөйләшү барышында, Актанышта киләчәктә медиа мәктәп булдыру, балалар һәм яшьләр өчен интернет челтәрендә, басма матбугатта туган телдә конкурентлыкка ия контент ясау хакында, “Актаныш-информ”ның матди-техник базасын ныгыту һәм бинаны төзекләндерү юнәлешендә дә фикер алыштылар.
Соңгы көннәрдә генә “ТАТМЕДИА” АҖнең ярдәме белән “Актаныш авазы” телевидениесе 2 млн 500 мең сумлык техник яңарыш кичерде. Әлбәттә, бу җирле телевидениегә тулы күәткә һәм сыйфатлы эшләргә зур этәргеч бирә. Шулай ук, медиа мәктәп булдыруда да ныклы нигез булып торачак.
Җитәкчеләр бәйрәм уңаеннан Актаныш телевидениесы кызларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев