Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш исеменең килеп чыгышы

“Актаныш” сүзе үзе каян килеп чыкты микән?

Беренче риваять

Бер кешегә каяндыр кунак килә. Өй хуҗасының ындыр табагында ашлык суккан чагы була. Килгән кеше хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша, «Миңа синең әтиең таныш бит» дигән сүзне дә әйтә.

Малай, әтисенә барып: «Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра»,— ди. Килгән кунак хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, һәм ул ак чырайлы булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашкач: «Минем малай синең ак танышың килгән, сине чакыра»,— дип, көлеп сөйләгән, имеш. Шуннан соң бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән.

Реклама

Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда, шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Буаны «Актаныш» буасы дип йөртә башлыйлар, тора-бара бу исем елгага да күчә, аннары авыл да Актаныш дип атала башлый.

Икенче риваять

Икенче риваять буенча, имеш, Актаныш аккошлар иле булган. Ә аккошлар табигатьнең иң чиста һәм матур урыннарын сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьтә хаклык бардыр.

Чыганак: Wikipedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев