Актаныш

Актаныш җитәкчеләре халык алдында хисап тотты

Җирлектә яшәү шартлары яхшырганнан-яхшыра, проблемалар хәл ителә. Актанышның бөек җырчысы Әлфия Авзалова исемен йөрткән район мәдәният сараенда узган 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Агымдагы 2022 ел әйләнәсенә планнар һәм максатлар билгеләнде. Гаять күләмле, нәтиҗәле итеп гамәлгә ашырылган проектлар күп. Әле ялкынланып, дәррәү башкарыласылары да хәтсез.

Актаныш авылы һәм, гомумән, районыбыз республика кимәлендә алдынгылыкка ирешә, хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән программаларда актив катнаша. 

 

Актаныш авылының халык җыенында  оешмалар, хастаханә, авыл хуҗалыгы идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, һ.б. тармаклар җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар халык халык мәнфәгатен яклау, кирәк чакта ярдәм итү турында җентекләп сөйләделәр.

 

Арытаба трибуна түре- Актаныш муниципаль район хакимияте башлыгы Энгель Фәттаховка булды. Энгель Нәвап улы үз чиратында халыкчан һәм аңлаешлы сөйләм белән казанышлар турында, шулай ук проблемалы мәсьәләләрнең дә барлыгын әйтте. Актанышлыларны борчыган сорауларның чишелү юллары табылачагын вәгъдә итте:

- Чыннан да биредәге җыелышка туган авыл өчен җан аткан кешеләр җыелгандыр, мөгаен. 2021 ел үзенчәлекле булды, эпидемиологик яктан тотрыксызлык кичердек, бик күңелсез сан-90 райондашыбызны югалттык. Әмма район хастаханәсе коллективы хезмәтләрен намус белән башкарып килде, алга да шулай ук дәвам итәр. Нәүбәттәге елга якты өметләр баглыйк, вирусны җиңеп чыгарга язсын. Авыл хуҗалыгы-игенчелекне һава торышы кырыслыгы үз кануннарына буйсындырды, корылык хакимлек итте. Хәтеремдә, мин эшләгән чорда шундый сусызлык 2010 елны булган иде. Саннарга килгәндә, 2020 елда- 200000 тонна уңыш җыеп алсак, 2021 елда тулай җыем 80000 тонна булды. Бу шартларда выл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, оешмалар тырыш хезмәт куйды. Терлекчелектә-71 мең тонна сөт, 33 мең тоннага якын ит җитештерелде. Мәдәният бүлеге, авыллардагы сәнгать учаклары да якты хыяллар белән эшчәнлекләрен гөрләттеләр. Мәгариф өлкәсендә, яшь буынга заманча тәрбия бирү, әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләүдә, Актанышның укыту системасы белән дә данландык! -диде ул.

 Ахырдан җыенда катнашучылар- социаль актив позицияле, җәмәгатьчелекнең имин тормышы өчен битараф булмаучылар  җанлы әңгәмә барышында да аралашты.   Сөенечле, барлык авыл биләмәләрендә, Актанышның үзендә дә төзү-төзекләндерү эшләренең үтәлеше яхшы дәрәҗәдә, халык белән тыгыз аралашуның фәһемле нәтиҗәсе бу. Халык мәнфәгатен, көнкүрешен ямьле итүгә хәстәрләү барганы ачыктан-ачык күренә. Бу җәһәттән су чыганаклары, изге, шифалы сулы чишмәләр, яр буйлары ныгытылып эшләнә һәм зәвыклы бизәлешкә ия була. Ничәмә чакрымнарны тәшкил иткән юлларга асфальт түшәлә, кичен яктырта торган утлар баганаларда балкып тора. Иң мөһиме-җирлекнең, районның халкы да фидакарь, яңа мөмкинлекләргә омтылучан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: