Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш кадетлары - Татарстан чемпионнары

Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасының хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” булып узды.

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты ТИН укытучысы, директорның хәрби-патриотик әзерлек буенча урынбасары Дамир Фәрухшин,  физик әзерлек буенча инструктор Ленар Әхмәров, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмис Минһаҗев җитәкчелегендәге команда I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй “Аҗаган-2018” хәрби-спорт уенына бару хокукы алды. Команда әгъзалары грамота, кубок  һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнде.

 

Командада катнашучылар өрлек аркылы тартылуда – I урын, хәрби әзерлек буенча – II, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда – I, “Россия тарихының сугышчан битләре” интеллектуаль конкурсында – I, теория буенча – III, хәрби-тактик уенда – I, ОЗК киюдә – I, каршылыкны үтүдә – I, байракка тигезләнүдә – II, яткан килеш кулны бөгү-турайтуда II урыннарны яулап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

 

Аерым урыннарда Нияз Фәрухшин автомат сүтеп-җыюда – I; каршылыкны үтүдә Вадим Дорофеев – I, өрлек аркылы тартылуда, ОЗК киюдә – III; Валерия Данилова яткан килеш кулны бөгү-турайтуда – III; 2 км га йөгерүдә Гөлназ Вилданова II урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призлы  урын алучылар дипломга ия булдылар.

 

13-25 августта Казан шәһәренең хәрби-спорт үзәге “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә җыю булачак, һәм анда безнең команда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев