Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов Ураза гаете белән тәбрик итте

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән тәбриклим.

Бу – бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. 
Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була. 
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет уятсын! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим. 
Ихтирам белән, Энгель Фәттахов, 
Актаныш муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев