Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Ленар Зариповка йөкләнде

Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

            Утырышның көн тәртибенә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында, Актаныш муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләү турында, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр куелган иде. 

              Утырыш барышында депутатлар Энгель Нәвап улы Фәттаховның шәхси гаризасы нигезендә отставкага китүе турындагы карарны кабул итте.

               Энгель Нәвап улының Актаныш районындагы нәтиҗәле хезмәт юлына район Советының иң өлкән депутаты, "Ташкын" хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов, район Советы депутаты, "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов, "СуГаз" оешмасы җитәкчесе Әбүгали Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм башка райондашлар олы бәя бирделәр, районыбызның күпкырлы тармаклары үсеше өчен керткән искиткеч фидакарь хезмәте,  кешеләрегә, олысына-кечесенә карата булган игътибары, ярдәме өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

          Энгель Нәвап улы җавап чыгышында үзенең хезмәт елларына күзәтү ясады, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә яңа җитәкчегә бурычлар да куйды:

 - Мин күп эшләдем, озак эшләдем. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм. Мин 20 ел, урынбасар вазифасын да кертсәң, 25 ел эшләдем. Актаныш урамнарында иркенләп йөрим. Бер кеше дә әйтә алмас – кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Кул астында эшләүчеләрдән дә халыкка игътибарлы булуларын таләп иттем. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә,- диде .

    
                  Сессиядә район советының 46 депутаты катнашты, ике депутат сессиядә юк иде. Бер депутат каршы тавыш бирде, калганнар отставканы кабул итте.

            Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

- Бу вакыйга республика масштабында. Энгель Нәваповичны озатканда, аның турында мактау сүзләре ишетү рәхәт булды. Аның катлаулы чорда министр булып эшләве чорында яхшы сүзләр әйтелде. Кем генә килсә дә, бу район яхшы икътисади, мәдәни, социаль рельсларга салынган, – диде. 

                Энгель Фәттахов 21 июньдә район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Ленар Зарипов билгеләнгәнен хәбәр итте. Ленар Рафак улы Зарипов 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, Казан Дәүләт энергетика университетын тәмамлаган, «Челтәр компаниясе»  филиалы директоры булып эшләгән, Чаллы шәһәр советы депутаты. Аның кандидатурасын барлык депутатлар да хуплады. Район җитәкчесе вазифаларын Ленар Зарипов башкарачак.

              Ленар Зарипов Энгель Фәттаховка куйган хезмәтләргә рәхмәт әйтте:

- Районның беренче урыннарда булуы ул сезнең, җитәкчеләрнең фидакарь хезмәте. Мондый зур хезмәтне Рөстәм Нургалиевич миңа ышанып тапшырган икән, мин моңа зур рәхмәт белдерәсем килә. Тавыш бирүегезгә рәхмәт. Куйган бурычларны үтәп, бердәм булып эшләргә язсын», – диде Ленар Зарипов.

                  Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы вазифаларына Татарстан Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатны хуплаган өчен депутатларга рәхмәт белдерде. 

- Ленар Зарипов чыгышы белән Актаныштан. Аның әтисе – хуҗалык җитәкчесе, ТАССР Югары Советы депутатын булган шәхес. Без улы әтисе эзләреннән барыр дип ышаныч белдерәбез. Мин котлау сүзләренә кушылам, чиста татар дип әйтерлек авыл районында шундый ук мөнәсәбәтләр сакланыр дигән теләк белдерәм. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйлар. Авылны саклау ул халыкның мәдәни кодын да саклау», – диде Фәрит Хәйрулла улы.

 

 

                            Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару 2022 нче елның 22 июненнән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Ленар Рафак улы Зариповка йөкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев