Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп депутатлар бертавыштан Ленар Зариповны сайлады

Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең 
беренче урынбасары Гарипов Илнур Мәхмүт улы да катнашты.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Вәкаләтләреннән азат ителмәгән нигездә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү. 
Беренче мәсьәлә буенча, Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары итеп, "Ташкын" хуҗалыгы рәисе, иң өлкән һәм абруйлы депутатларның берсе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы сайланды. 
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп депутатлар бертавыштан Зарипов Ленар Рафак улын сайлады.

 

Реклама

Актаныш районы мәгълүмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев