Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу турында

2020 елда ул «Рациональ кулланучы» девизы белән уза.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне уздырыла.

2020 елда ул «Рациональ кулланучы» девизы белән уза. Үсеш һәм координация бүлегенең әйдәп баручы белгечләре район икътисадчылары белән әлеге актуаль тема буенча аралашты. Кешелек дөньясында кискен торган экология һәм әйләнә-тирә мохитнең күпсанлы проблемалары хәлне катлауландыра. Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, калдыкларны эшкәртү, аларны азайту, кулланучыга товарлардан һәм хезмәтләрдән рациональ файдалану принциплары турында аңлату темасына узган әңгәмә дустанә һәм уңай атмосферада узды.

Очрашуда катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән, 71-43-03 номеры буенча «кайнар линия» эше турындагы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар тапшырылды, теләге булган һәркем әлеге телефон номеры буенча кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә профессиональ ярдәм алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, буклетлар тарату шулай ук күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәле мәгълүмат бирү-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешле, бу кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев