Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

Актаныш муниципаль районы Советының 2019 елның 16 декабрендә кабул ителгән 43-02 номерлы «Актаныш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында (Актаныш муниципаль районы Советының №46-07, 28.04.2020, №47-03, 12.08.2020, №48-01, 11.09.2020, №02-04, 02.11.2020 карары редакциясендә)

Финанс бюджет палатасы рәисе К.Р.Каюмова мәгълүматын тыңлап фикер алышканнан соң, Актаныш муниципаль районы Советы КАРАР ИТТЕ:

 

1. Актаныш муниципаль районы Советының 2019 елның 16 декабрендәге 43-02 номерлы «Актаныш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.2 пунктта «934 425,7» санын «952 567,3» санына алмаштырырга;

1.3 пунктта «24 904,9» санын «43 046,5» санына алмаштырырга.

2. «2020 елга Актаныш муниципаль районы бюджеты дефицитын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә;

3. «2020 елга бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча Актаныш муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү» 2 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә;

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмати порталында бастырып чыгарырга һәм Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Л.Р.Сираевага йөкләргә.

Совет Рәисе

Э.Н.Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев